Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен

25 август - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн - җәлилчеләрнең башы өзелгән көн. Башкортстан Республикасыннан чыккан 3 җәлилчене атап үтмичә мөмкин түгел: Галләнур Бохараев (Сәлим Бухаров) - Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылы, Гариф Шабаев - Ярмәкәй районы, Иске Турай авылы, Фуат Булатов - Мәләвез шәһәре. Башлары гильотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары.

Иконка канала Татары
128 подписчиков
12+
74 просмотра
2 года назад

, чтобы оставлять комментарии