Эстәрлебаш
29 июль көнне, Эстәрлебашта тарихи шәхес - мәгърифәтче, дин әһеле, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы Мөхәмәтшакир Тукаевның һәйкәле тантаналы рәвештә ачылды. Тантаналы чарада шәрәфле кунаклар байтак булды - Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахманкулов, Дәүләт дума депутаты Рәмзил Ишсарин, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, татар оешма җитәкчеләре һәм әгъзалары. ⠀ Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм БТКның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин барлык килгән кунакларга һәм һәйкәл булдыруны окштыручы Ягафәр Хисәметдинов һәм Хисәметдин Исмәгыйлевкә рәхмәтләрен белдерделәр. ⠀ Шулай ук Илгиз Илдар улы "Эстәрлебаш" татар халык театры җитәкчесе Латыпова Зөлфия Зиннәт кызын Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.