Кайбычта «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район туры узды

Кайбычта «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район туры узды Кошман авылы мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район туры узды. Анда ундүрт мәктәптән әти-әниләр комитеты катнашты. Алар, балалар һәм укытучылар белән берлектә, «Безнең тату, күңелле сыйныф» дип исемләнгән визит карточкасын тәкъдим итте. «Россиядә халык бердәмлеге елы» темасына проект якладылар. Һәр команда иҗади номер тәкъдим итте. Мәктәп һәм класс тормышы турындагы альбомнар, стена газеталары, плакатлар, портфолио да әзерләп килгәннәр. Командалар үзләренең иң тату һәм бердәм сыйныф булуын расларга тиеш иде. Фантазияләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар. Район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин барлык командаларга бәйгедә катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Нәтиҗәдә, Федоровское мәктәбенең ата-аналар комитеты гран-при, диплом һәм 10 мең сумлык сертификат иясе булды. Алар бәйгенең зона турында катнаша. Беренче урынны Иске Чәчкаб, Борындык мәктәпләре командалары яулады һәм дипломнар, 7шәр мең сумлык сертификатлар алдылар. Икенче урында — Кече Мәме һәм Чүти (5әр мең сум), өченчедә — Колаңгы, Мөрәле һәм Иске Тәрбит мәктәпләренең ата-аналар комитетлары (3әр мең сум). Кошман мәктәбе командасына җиңүгә омтылыш өчен диплом, 2 мең сумлык сертификат һәм торт тапшырылды. Ярашларда катнашкан башка мәктәпләргә катнашучы дипломнары һәм тортлар таратылды.

12+
5 просмотров
2 месяца назад

, чтобы оставлять комментарии