Калмаш. Чишминский район
12 июль көнне, Чишмә районы Калмаш авылында "Саумысыз, авылдашлар" бәйрәме узды. Чараны оештыручыларга һәм ярдәм итүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды һәм авыл мәктәбе белән җирлектәге мәдәният йортына бүләкләр бирде. Бәйрәмне оештыруга байтак көч салучыларның берсе Альберт Уразмәтов билгеләвенчә, бу күркәм чара якташларны берләштерү максатыннан үткәрелде.