Минем мәктәп: Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе
"Минем мәктәп" сәхифәсендә Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе. Безнең мәктәп 2017 нче елда ачылды. Бүген мәктәптә 2600 дән артык укучы белем ала. Нинди генә түгәрәкләр юк биредә! Мәктәп ачылганнан башлап «Ак каурый» әдәби түгәрәгендә шөгыльләнәбез. Хәтта үз җыентыгыбызны да чыгардык! Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга яратабыз. Татарстанда гына түгел, бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда җиңгән, призёр булган укучыларыбыз бар. Рус мәктәбе булса да, монда татар мохите хөкем сөрә. Мәктәбебез директоры Закиров Шамил Рәкыйп улы да, милли эшләр буенча директор урынбасары Гыйззәтуллина Айгөл Илфак кызы да татар теле өчен җан атып торалар. Без бик күңелле очрашулар оештырабыз. Мәктәбебез сайтында көн дә яңа чаралар яктыртылып тора. Керегез, укыгыз! Ә безгә кунакка килеп, үз күзләрегез белән күреп китсәгез, тагын да яхшырак булачак!