«Минем мәктәп» бәйгесе: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе

Без Казанның үзәгендә, саф татар теле яңгырап торучы гимназиядә укыйбыз. Гимназиябез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. Бу – традицияләргә бик бай уку йорты. Биредә инде 25 елдан артык «Татар халык җыры фестивале» уздырыла. Ел саен һәр сыйныф укучылары бер халык җырын өйрәнеп, сәхнәдә чыгыш ясый. Ә менә «Театр фестивале» вакытында татар язучыларының әсәрләре буенча куелган спектакльләр күрсәтәбез. Әлеге фестивальләр һәр ел олы бәйрәм булып үтә. Район һәм республика бәйгеләрендә җиңүләребез дә күп. Төрле олимпиадаларда һәрвакыт югары урыннар алабыз. Шигырь бәйгеләрендә дә без – алдынгылар. Ясаган рәсемнәребез һәм язган шигырьләребез республика басмалары битләрендә урын ала. Мәктәбебездә өч музей эшли. Шиһабетдин Мәрҗани музеен аеруча яратабыз. Анда бөек мәгърифәтче турында бик кызыклы мәгълүмат тупланган. Сез Мәрҗанинең тулы исемен беләсезме? Ә без беләбез! Гимназиябезгә кунакка килсәгез, сезгә дә сөйләрбез!

12+
10 просмотров
4 года назад

, чтобы оставлять комментарии