Сайлауларда саклык чаралары төгәл үтәлде
11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узды. Иске Йомралы сайлау участогы рәисе Рифат Гыйниятуллин сүзләренчә, халык теләп тавыш бирә. “Сайлаулар 11 сентябрьдә башланып китте. Беренче көнне үк 67 процент сайлаучы катнашты. 12 сентябрьдә 93 процент сайлаучы үз тавышын бирергә өлгерде. Ул көннәрдә килә алмаучылар 13 сентябрьдә иртәдән үк участокка килә башлады“, – диде ул. Тормышта булган катлаулы вәзгыять аркасында, сайлау участокларында халыкның сәламәтлеген саклау беренче урынга куелды. Саклану һәм профилактика чаралары кысаларында, участокка кергәндә температура үлчәнде, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка тәкъдим ителде, антисептик кулланмалар булдырылды. Сайлауга килүчегә бер тапкыр кулланыла торган ручка бирелде, келәмнәр дезинфекцияләнде, дистанция сакланды. Аерым керү, чыгу юллары булдырылды. #ВыборыТатарстан #ПрезидентТатарстана #ВыборыЛаишево #ВыборыОсиново #ВыборыКазань #ВыборыСтолбище #Татарстан