"Касимовлар җыены"ннан видеорепортаж
Атаклы Касимовлар фамилиясен ишеткәнегез бардыр. Удмуртиянең Глазов һәм Балезино районнарында әлеге нәсел 6 татар авылына нигез салган. Шул яклардан чыккан кешеләрне туплау һәм тарихны барлау максатыннан 2017нче елдан башлап "Касимовлар җыены" дигән районара фестиваль уза. Быел эстафетаны Татар Парҗысы авылы кабул итте. Әлеге чарада чакырылган артистлар чыгыш ясамый, бары тик татар авылларында гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклап торучы фольклор ансамбльләре катнаша. Милли татар костюмнарыннан дефиле да уза. "Касимовлар җыены" турында видеорепортажны карагыз.