Елатты бу видео…

Гариплекне соң кем сорап ала? Бу - язмыш сынавы. "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында дөнья күргән язмаларыбызның берсендә Арча районының Шекә авылында яшәүче Фәридә апа Василованың гарип бала тәрбияләвен язган идек. Ире мәрхүм, 23 яшьлек улы Зөфәр инвалидлар коляскасында. Тумыштан гарип. Фәридә ханым улының коляскасы тузуын да әйткән иде. Менә шул сүзен Киров өлкәсе, Малмыж районы Калинино авылында яшәп, газетабызны яратып укучы Фәрит абый Әсхәтдинов күреп (укып) алган бит. Рәхмәт төшкере, гаражында әле упаковкасыннан да чыкмаган, өр-яңа инвалидлар коляскасы булган икән, шуны Фәридә ханым улына бүләк итәм, дигәч, изге күңелле укучыбыз янына юл тоттык.

12+
3 просмотра
2 года назад

, чтобы оставлять комментарии