«Минем мәктәп» бәйгесе/ Казан шәһәре «Ф.Г. Аитова исемендәге 12нче гимназия»

Безнең мәктәптә бары тик кызлар гына белем ала. Гимназиябезгә нигез салучы да хатын-кыз – зыялы, алдынгы карашлы җәмәгать эшлеклесе Фатиха Аитова булган. Шуңа да без үзебезне Фатиха варислары дип саныйбыз. Безнең яраткан уку йортыбыз иртәдән кичкә кадәр шау-гөр килә. Безнең өчен «Энҗекәй» – бию, «Әкият» мода студияләре, «Оста куллар», йөзү, волейбол, баскетбол, шахмат һәм тагын әллә никадәр фән түгәрәкләре эшли. Укырга да, җырларга да, биергә дә, төрле спорт белән шөгыльләнергә дә яратабыз! Шуңа да ярыш-бәйгеләрдә гел беренчеләр рәтендә. Мәктәбебездә уздырылучы «Йола-фест», «Халыклар дуслыгы» фестивальләрен бик яратабыз. Ел саен Белем ярминкәсе, Фән көнен көтеп алабыз. Гимназиябездәге милли музей, Фатиха Аитова һәм Туфан Миңнуллин музейлары – безнең горурлыгыбыз! #минеммәктәп

12+
3 просмотра
4 года назад

, чтобы оставлять комментарии