Добавить
Уведомления
Тюлячиинформ
Иконка канала Тюлячиинформ

Тюлячиинформ

11 подписчиков

1
просмотр
“Батыр” спорткомплексында районыбызның шәхси эшмәкәре Хәким Хадиуллин призына, армрестлинг буенчаТеләче районы Беренчелеге бара. Ярышларның сәбәпчесе Хәким Каниф улы әйтүенчә, әлеге ярыш беренче тапкыр 1998 елда, Алан урта мәктәбендә уздырыла башлаган булган. Ел саен уздырыла торган бу ярышта республиканың иң көчле спортчылары катнаша. #татмедиа #тюлячи #спорт
1
просмотр
Бүген Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәйсә Хәбибулла кызы Исмәгыйлова үзенең100 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Аны район башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде. Юбилярга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хаты, "Татарстан Автономияле Совет социалистик республикасы төзелүгә 100 ел" һәм "Теләче муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен" медальләре тапшырылды. Бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз. #татмедиа #теләче
Теләчедә, көрәш буенча, 2011 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында, ТР билбау көрәше федерациясе президенты, Казан шәһәре көрәш федерациясе һәм»Зилант» спорт клубы җитәкчесе, милли көрәш буенча спорт остасы, «Интерметтрейд» ҖЧҖ генераль директоры Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына, ачык Теләче муниципаль районы Беренчелеге бара. Туры эфир: https://vk.com/club51900791
3
просмотра
Бу атнада  православныйлар Масленица - Май чабуны бәйрәм итәләр. Бик күңелле, һәр көне мәгънәле бәйрәмне олылар да, яшьләр дә бик ярата, шуңа күрә аның халыкның көнкүрешенә әйләнеп кайтуы табигый. Бүген Ачы авылы мәдәният йорты  каршында күптән оешкан "Рябинушка" ансамбле Масленица бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты.   #татмедиа #тюлячи #масленица
Кичә Теләче Боз сараенда районыбызның яшь хоккейчылары өчен хоккей бәйрәме узды. Россиянең иң көчле хоккечылары хоккей белән шөгыльләнүче  сәләтле  яшь спортчылар өчен мастер-класслар уздырдылар. Дәрестә балалар хоккей йолдызлары күзәтүе астында  ике сәгатькә якын бозда шөгыльләнде, капкачылар аларның уеннарын анализлады, бозда  күнекмәләр уздырды, уеннарга психологик яктан ничек итеп дөрес әзерләнү серләренә төшендерде. Теләче авылыннан Роман Киселёв хоккей белән дүрт яшьтә шөгельләнә башлаган. - Миңа хоккей бик ошый. Тренерабыз Фиданур Мөбәрәкшин күзәтүендә даими шөгельнәбез, - диде Роман. Остазлар фикеренчә, әлеге остаханә яшь хоккейчылар өчен генә түгел, тренерлар өчен дә файдалы. #татмедиа #тюлячи #спорт #хоккей
6
просмотров
Легендар хоккейчылар бүген Теләчедә балалар өчен мастер-класс уздырды. Әлеге чарада алар яшь хоккейчылар белән аралаштылар, бозда күнегүләр үткәрделәр - малайларга капкага алка кертү техникасын, башка уен күнегүләрен күрсәттеләр, автографлар өләштеләр, бергәләшеп фотога төштеләр.
1
просмотр
Бу көннәрдә, Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче изге күңелле ханымнар, берләшеп, авыл халкы ярдәме белән, махсус хәрби операциядәге егетләргә дип, күчтәнәч әзерләде. - Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик», - ди волонтерлар. #татмедиа #тюлячи #тюлячиинформ