Еще больше новостей в нашем ТГ-канале https://t.me/yasheluzan
Көзләрдән соң язлар килми, алда — салкын, ак кышлар.
Китәсез дә мени, китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?
«Хвостопарк» – Яшел Үзән районында яшәүчеләр, администрация һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институты «Дог-френдли Татарстан» проектының уртак инициативасы.
☝️Баш мөхәрриребезне тыңлагыз әле, дуслар! Ялган сүзләр сөйләми, ант дип әйтәбез. Мондый язылучыларыбыз булганда, безне бернинди авырлыклар да куркытмый: бирешми алга барырга зур көч һәм этәргеч кенә бирә.
Балан җимеше витаминнарның чын хәзинәсе. Аны элек - электән төрле чирләрдән дәвалану чарасы итеп кулланганнар. Балан шулай ук гүзәллек, мәхәббәт һәм бәхет символы булып та исәпләнә.
Еще больше новостей в нашем ТГ-канале https://t.me/yasheluzan
Олы яшьтә булуыгызга карамастан, күңелегез һәрчак яшь сезнең. Хәзер дә сафта, барлык күркәм эшләрнең башында торасыз. Сезнең зирәклегегезне һәм бай тормыш тәҗрибәгезне югары бәялибез. Киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге, чиксез бәхет телибез.
Яратып, хөрмәт белән, “Яшел Үзән”леләр.
Бу яшелчәне вакытында казып алмасаң ярыла башлый. Уңыш елына күрә яхшы. Исән-имин үзебезгә ашарга насыйп булсын.
Ял көнендә авылга кайткач, шул тавышка уянулары шундый рәхәт һәм бәхет!
Ә аннары бергәләшеп тәмлүшкәләрне пешереп, җыелышып бер өстәл артында чәй эчүләр... Әйтеп бетергесез ләззәтле һәм кадерле мизгелләр.
Заманалар үзгәрә, җәмәгать. Элек яллар җиттеме, бар халык поезд белән авылга агыла иде. Хәтерләсәгез кемдер ишектән, ә сыймаган кешеләрне тәрәзә аша да "кертәләр" иде. Эх, бар иде рәхәт чаклар...
Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.
Фәнис Яруллин
🍄🟫Гөмбә җыярга яратучылар өчен сезон ачык.
Иҗади якташыбыз бер вакытта да туган якларын онытмый, гел элемтәдә, истәлекле чараларга кайтып килү аның өчен берни түгел. Безне шулай якын итеп кергәне өчен рәхмәтлебез.
💐👏Иҗат чишмәсе саекмасын, якташларыбызны яңа язмалары белән шатландырып торсын.
