Камыр: 1 йомырка, тоз, 300 гр он, су. Камырны басасыз, 20 минут ял иттерәсез.
Итне пешерергә куясыз (сыер яисә сарык ите, яисә берничә төрле ит) Пешеп чыккач, итен алып суытырга куясыз. Шулпасын өчкә бүләсез: суган пешерергә, камырны пешерергә, бишбармак белән ашарга.
Камырны җәеп, видеодагы кебек кисәсез. Пешерергә куясыз. Суганны турыйсыз, шулпада пешереп аласыз.
Итне турыйсыз. Тәлинкәгә пешкән камырны, итне һәм иң өскә суганны саласыз. Ммм
Миләүшә Фәхретдинова блогыннан
