Шәһри Казан / Шахри Казан
Иконка канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

46 подписчиков

1
просмотр
ДАМСКИЕ ПАЛЬЧИКИ ТОРТЫ ✅Камыр: 1,5 стакан су, 150 гр акмай, 1,5 стакан он, 6 йомырка (камырның консистенциясенә карап, куе булса, күбрәк йомырка саласы) ✅крем: 450 гр каймак 20%, 1 стакан шикәр комы. Суны кәстрүлгә саласыз, плитәне кабызасыз. Майны салып, җебетәсез. Су кайнап чыккач, плитәне сүндерәсез. Әкренләп онны саласыз, болгатасыз. Камырны бераз суытасыз (кул пешмәслек булырга тиеш). Массага берәмтекләп йомырка саласыз, яхшылап болгатасыз. Камыр калактан әкрен генә төшергә тиеш (видеодагы кебек) Артык куе, артык сыек булмасын. Камырны махсус насадкадан чыгарып “бармаклар” ясыйсыз. “Бармакларны” кызарганчы духовкада пешерәсез (якынча 140 градус 30-40 минут). Кремга каймак + шикәр комын кушып, күпертеп аласыз. “Бармаклар” суынгач, кремга манып тәлинкәгә тезәсез. Тортны берничә сәгать холодильникта тотасыз. Мин төнгә калдырдым. Өстенә шоколад кырдым. Бик тәмле торт